Җаннар бикләнде нигә?
Тормыш авыр дибез ,зарланабыз
Кемнәр аны күтәреп караган.
Әниләргә җиңел булганмы соң?
Бармы берәү шуны аңлаган.
Аякларда олтанлы итек,
Бишмәт иде безнең өсләрдә.
Нәрсә генә ашап яшәдек соң?
Ни генә юк хәзер өстәлдә.
Иңнәренә авыр капчык асып
Әни безгә ипи ташыган.
Сигез бала аны көтеп торган,
Тураган белә шул, белми ашаган.
Тезләреннән карга, суга батып
Урман кискән әти, чыдаган.
Бар кеше дә утын яккан мичкә,
Ут тергезгән телгән чырадан.
Җанын ни теләсә бар да бар,
Кием-салым буа буарлык.
Өстәлләр дә хәзер сыгылып тора,
Шөкер итеп кенә торырлык.
Капка ябык, кеше яратмыйлар,
Күрше керми хәзер күршегә.
Капка түгел , җаннар бикләнгән шул
Ни дип була шундый кешегә.
Һәрбер өйдә алты, сигез бала булган,
Өзелмәгән кунак, туганлык.
Кеше килсә хәзер яратмыйлар,
Заман чире хәзер- саранлык.
Урамнарда юк бит бала-чага
Уйнамый карга батып.
Интернетта утыралар бар да
Тиз-тиз укудан кайтып.
Зомбилашап барабыз бит
Юк –бар нәрсәләр карап.
Чүп-чар тулып башыбызга,
Булмабызмы без харап?
Булганына шөкер итмибез бит,
Булган саен күп кирәк.
Ходаема чиксез рәхмәт әйтеп,
Яшәуче кеше сирәк.
Эшләмичә койрык болгап кына,
Акча алучы күбрәк.
Җанын биреп эшләгәнне
Күрергә кирәк әзрәк..
Түрәләрне сүгеп кинәнәбез,
Ул алай да , ник болай.?
Берсен алып, берсен куйсалар да,
Дөнья бара ул шулай.
Матурлыкка битараф без
Томаланган кунел кузебез.
Юк ,донья начар тугел,
Начарайдык бугай узебез.
Эшләгәннең ашы да бар,
Тормышы да гел җитеш.
Берәу дә мәңгелек түгел
Бар да бер җиргә китеш.
Тәннәр таза, җаннар тыныч булсын,
Вакытсыз сулмасын гөлләр.
Сугыш уты берүк кабынмасын,
Тыныч булсыннар илләр. ( Сәлимә Габделхакова)